Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстандагы сайлауларга чит илләрдән 17 күзәтүче килгән
Республика сайлау участокларында 12,5 меңләп күзәтүче эшли.
(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Татарстанда бердәм сайлау көне уздырыла. Татарстанлылар һәм Россия халкы Дәүләт Думасына VII чакырылышка депутатлар сайлауда катнаша.
Республика сайлау участокларында 12,5 меңләп күзәтүче билгеләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмати үзәгендә узган матбугат очрашуыенда республика Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Әгъзәм Гобәйдуллин хәбәр итте. “Кызганычка каршы, барлык сәяси партияләр дә күзәтүчеләрен тәкъдим итмәде. Әмма бу соңгы елларда үткәрелгән сайлаулар арасында быел катнашкан күзәтүчеләр бу иң күбе”,- диде Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе.
Иң күп күзәтүчеләр “Бердәм Россия”, “КПРФ”, “ЛДПР”, “Гадел Россия” сәяси партияләреннән билгеләнгән.
Әгъзәм Гобәйдуллин хәбәр иткәнчә, Татарстанга 17 илдән күзәтүче килгән. Алар арасында Европа Советы куркынычсызлыгы, БДБ илләре күзәтүчеләре, Кара диңгез икътисад советы парламент ассамблеясы, Әзербайҗан, Казахстан, Әрмәнстан, Болгария, АКШ, Финляндия, Италия, Финляндия, Норвегия, Ирландия, Франция, Канада вәкилләре бар. Күзәтүчеләр кичә үк сайлау участокларында булган, бүген дә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз