news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстандагы сайлау участокларында Шанхай хезмәттәшлек оешмасыннан өч күзәтүче эшли
Шанхай хезмәттәшлек оешмасыннан күзәтүчеләр миссиясе республикада 20ләп участок эшчәнлеген карарга планлаштыра.
Скопировать ссылку
(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Россия Президентын сайлаулар Татарстанда бәйрәм кебек үтә, дип белдерде Шанхай хезмәттәшлек оешмасыннан күзәтүче булып эшләгән Даниар Чиркеев. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе бүген аның белән Казан мәдәният институтында урнашкан 282нче сайлау участогында аралашты.
“Без иртәдән биш участокта булдык. Гражданнарның активлыгын әйтәсе килә. Кешеләр участокларга елмаеп килә. Бу сайлаулар түгел, ә бәйрәм”, - дип ассызыклады чит ил күзәтүчесе.
Шанхай хезмәттәшлек оешмасыннан күзәтүчеләр миссиясе 20ләп участок эшчәнлеген карарга планлаштыра. Аннан соң хисапны Мәскәүдәге штаб-фатирга юллыйлар.
“Әлеге вакытка бернинди җитди тәртип бозулар ачыкланмады. Эш кайный”, - дип искәртте Даниар Чиркеев. Казанда бу оешмадан өч күзәтүче эшли, аларның икенчесе – Казахстаннан, ә өченчесе Үзбәкстаннан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot