news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстандагы санитар-эпидемиологик хәл турында «Татар-информ»да сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә массакүләм матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 июньдә, 13.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында онлайн режимда Татарстанда агымдагы санитар-эпидемиологик вазгыятькә багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары -Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина катнашачак.

«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак.

Игътибар! Массакүләм матбугат чаралары вәкилләрен һәм чарада катнашырга теләүчеләрнең үз сорауларын алдан ук +7 (927) 037-91-10 номерына (WhatsApp мессенджерында) һәм pr@tatar-inform.ru электрон адреска җибәрүен сорыйбыз. Шулай ук онлайн-видеога комментарийларда сораулар биреп булачак. Массакүләм матбугат чарасын күрсәтүегез сорала.

Массакүләм матбугат чараларын аккредитацияләү: pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100