news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстандагы профилактик медицинага – 85 яшь

22 октябрьдә “Казан” милли мәдәни үзәгендә “Профилактик медицина – сәламәтлек саклауның нигезе” темасына республика фәнни-гамәли конференциясе узачак

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 22 октябрьдә “Казан” милли мәдәни үзәгендә “Профилактик медицина – сәламәтлек саклауның нигезе” темасына республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Аны Республика профилактик медицина үзәге оештыра.
Үзәкнең мәгълүмат бүлегеннән алган хәбәргә күрә, конференция республикабыздагы профилактик медицина Үзәге оешуына 85 ел тулуга багышлана. 1924 елның 22 октябрендә Казанда санитария өлкәсендә беренче агарту Йорты ачыла. Бу дата тарихка Татарстанда профилактик медицинаның туган көне буларак кереп кала. Әлеге учреждение Татарстанда халык сәламәтлеген саклауга зур өлеш кертә. Җыелышта профилактик медицинаның тарихы, хезмәтнең бүгенге торышы, киләчәккә эш планнары турында Республика профилактик медицина үзәгенең баш табибы, Татарстанның атказанган табибы, доцент Ринат Таҗиев сөйләячәк. Конференциядә шулай ук Казан дәүләт медицина университетының факультет терапиясе һәм кардиология кафедрасы мөдире Альберт Галявич, университетның неврология һәм нейрохирургия кафедрасы профессоры Динә Хәсәнова һәм башка белгечләрнең чыгыш ясавы көтелә. Анда йөрәкнең ишемия авыруын, инсультны кисәтү, симерү проблемасы, балалар авыруларын вакцина ярдәмендә булдырмау мәсьәләләре каралыр, шәһәрләрдә профилактик медицина үзәкләренең эше турында мәгълүмат бирелер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100