news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстандагы проблемалы банкларда калган салым һәм взнос акчалары түләнгән дип санала

Федераль салым хезмәте салым органнарына акчалар җибәрелгән булып кабул итәчәк, алар барып җитмәгән очракта пени билгеләмәячәк.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы вакытта проблемалы банкларга салым һәм взнослар өчен салынган килеш, ләкин тиешле исәпкә күчерелми калган акчаларны түләнгән дип кабул итәргә килешенгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте республика буенча Федераль салым хезмәте идарәсе белән килешкән, дип хәбәр итә «Коммерсантъ».

Искәртеп үтик, алдан Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе эшмәкәрләр мөрәҗәгатен комиссия тәртибендә караячак дип белдерелгән иде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына идарә җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин сөйләвенчә, уңай карар кабул ителгәндә эшмәкәрләр түләүләр срогы узган очракта аларга штраф һәм пени булмавына өметләнә ала.

2016 елның 15 декабрендә Россия Үзәк банкы кредиторлар таләпләрен канәгатьләндерүгә мораторий кертте һәм Татфондбанкка вакытлы хакимият билгеләде. 21 декабрьдә Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы банк-агент итеп биш кредит оешмасын сайлап алды. Татфондбанкта счетлары булган эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән, Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Татарстан Икътисад министрлыгында эшче төркем төзелде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100