news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстандагы “Минем документлар” офисларын криптокабиналар белән җиһазландырачаклар

Биометрик чит ил паспортларын күп функцияле үзәкләрдә алырга мөмкин.

Татарстандагы “Минем документлар” офисларын криптокабиналар белән җиһазландырачаклар
архив/Рамиль Гали

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Хәзер Татарстан халкы биометрик чит ил паспортын республиканың күп функцияле үзәкләрендә (КФҮ) ала ала. Тиздән “Минем документлар” офисларында криптокабиналар куелачак. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанның Күп функцияле үзәкләр (КФҮ) директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

“Татарстанның күп функцияле үзәге зур хәзерлек эшләре үткәрде һәм биометрик чит ил паспортын ясауга гаризалар кабул итә башлады. Әлеге хезмәтне 100 меңнән артык халык яшәгән шәһәрләрдәге күп функцияле үзәкләр генә күрсәтә. Бүген әлеге функция белән Түбән Кама, Яшел Үзән, Лениногорск, Казан, Авангард ур., 74 адресы буенча урнашкан үзәкләрдә кулланырга мөмкин”, - диде Ленара Мозаффарова.

Февраль ахырына кадәр әлеге хезмәт Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Алабуга, Бөгелмәдә булдырылачак. Бүген бу шәһәрләрдә җиһазларны апробациялиләр. Яңа паспортларда бармак эзләре һәм фотосурәтләр булганга күрә, биометрик параметрларны теркәүче портатив комплекс сатып алынган. Федераль дәрәҗәдә билгеләнгән тәртип нигезендә бу хезмәт буенча әлегә Эчке эшләр министрлыгында гына кабул итәләр.

“Әлеге хезмәтне күрсәтү процедурасы үзгәрәчәк. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча күп функцияле үзәкләрдә криптокабиналар куелачак. Криптокабинага гариза бирүче бармак эзләре кебек биометрик мәгълүматларын үзе бирәчәк, документларын тапшырачак һәм шунда ук фотосурәткә төшәчәк. Эчке эшләр министрлыгы бу мәгълүматларны тикшергәч, яңа чит ил паспорты ясалачак”, - диде Ленара Мозаффарова.

Әлеге моментта биометрик чит ил паспортын булдыру өчен дәүләт пошлинасы зурлар өчен – 5 мең сум, 14 яшькәчә балалар өчен – 2,5 мең сум тәшкил итә. Шәхси мәгълүматлар үзгәрү сәбәпле инде булган документка үзгәрешләр кертү өчен 500 сум түләргә кирәк булачак.

  • Бүгенге көндә Татарстанда 57 “Минем документлар” офисы һәм 281 авыл җирлекләрендәге читтә урнашкан кабул итү пунктлары эшли. Һәр күп функцияле үзәктә 150дән артык хезмәт күрсәтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100