news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстандагы мигрантларның 74 процентка якыны - якын чит илләрдән

Ерак чит илләрдән килүчеләрнең нигезен төрекләр, алманнар һәм кытайлар тәшкил итә

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Агымдагы елның узган 10 аенда Татарстанда 112 мең кеше миграцион хисапка баскан. Бу, узган елның шул чорына караганда, 9 процентка азрак. Татарстандагы мигрантларның 74 процентка якыны - якын чит илләрдән. Алар арасында Үзбәкстан, Әзербәйҗан, Казахстан, Таҗикстан, Украина, Кыргызыстан гражданнары күпчелекне тәшкил итә. Ә ерак чит илләрдән килүчеләр, нигездә, Төркия, Германия һәм Кытайдан. Чит мәмләкәтләрдән республикага керүчеләрнең 12 проценты эшлекле сәфәр белән килгән, 10 проценты хезмәт мигрантлары, 3 проценттан артыгы укырга килүчеләр. Бу хакта ТР ЭЭМ Координация Советы һәм Татарстан Халыклары ассамблеясе Советының уртак утырышында Федераль миграция хезмәте ТР идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Вадим Воронин сөйләде.

Мигрантлар, нигездә, республиканың эре шәһәрләрендә урнаша. Мәсәлән, аларның зур өлеше - 69 меңнән артыгы Казан шәһәренә, 8 меңе Чаллыга, 6 шар меңе Әлмәт белән Түбән Камага туры килә. Вадим Воронин миграцион вәзгыятьнең оператив хәлгә йогынтысы турында сөйләгәндә, кылынган җинаятьләрнең диаспоралар санына бәйллеген ассызыклады. Мәсәлән сан ягыннан иң зур булган үзбәкләргә, чит ил гражданнары кылган җинаятьләрнең зур өлеше туры килә. Аннан соң таҗиклар һәм әзербәйҗаннар килә. Утырышта бу вәзгыять анализланып, диаспора җитәкчеләренә алдагы эшләрендә моны исәпкә алу бурычы куелды. Вадим Воронин биргән мәгълүматлар басма формада Ассамблея составында эшләүче милли-мәдәни мохтәриятләр, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләренә оператив эш өчен юлланачак. Утырышта шулай ук мигрантлар мөрәҗәгатьләре, тәкъдимнәре белән эшләүне барлык дәрәҗәдә активлаштыру, оперативлаштыру бурычы куелды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100