Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстандагы М5 трассасының ике участогында хәрәкәт вакытлыча чикләнде
Татарстанда көчле җил, буран аркасында 14 декабрь көндезге сәгать уникедән башлап М5 «Урал» федераль трассасының бер өлешендә пассажир автобуслары, маршрут таксилары һәм йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнде.
Чикләү Самара өлкәсе белән чиктән алып Иске Богады торак пунктына кадәрге юл кисемтәсендә гамәлдә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, хәрәкәтне 16.00 сәгать торгызу планлаштырыла, әмма начар һава торышы дәвам итсә, бу вакыт үзгәрергә мөмкин.
Чикләүләр түбәндәге участокларга кертелгән:
Бөгелмә районы – өч участок: 1239 километрдан 1240 километрга кадәр, 1243 километрдан 1245 километрга кадәр, 1253 километрдан 1257,5 километрга кадәр, гомуми озынлыгы7,5 км;
Баулы районы – бер участок: 1257,5 километрдан 1280 километрга кадәр, озынлыгы 22,5 км.
Юл хезмәтләре һәм ЮХИДИ белән үзара эшчәнлек оештырылган, фуралар өчен туктау урыннары билгеләнгән. Татарстан трассаларында бөкеләр юклыгы билгеләп үтелә.
Начар һава шартлары нәтиҗәләрен бетерү өчен Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасыннан (РСЧС) 22 кеше һәм 14 берәмлек техника, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре җәлеп ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз