Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстандагы күп балалы гаиләләргә 48 меңнән артык җир кишәрлеге бирелгән
Татарстандагы күп балалы гаиләләргә гомуми өлеш милкенә 48 340 җир кишәрлеге бирелгән. Бу хакта ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында хәбәр иттеләр.
11 июльгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, җир алу буенча исемлекләргә 72 149 гариза бирүче кертелгән. Аларның 18 119ы – Казанда, 9 419ы Чаллыда яши.
Татарстанда барлыгы 51 996 җир кишәрлеге (республика башкаласында – 8291, Автокалада – 3404) кадастр исәбенә куелган.
Моннан тыш, ведомство белгечләре Казан һәм Чаллы янындагы җирләргә анализ үткәрә. Мондый участоклар инженер-коммуналь, транспорт һәм социаль инфраструктура белән тәэмин ителергә тиеш. Шул рәвешле, участоклар формалашу белән, аларны алу буенча исемлекләргә кертелгән татарстанлылар, чирт тәртибендә җир кишәрлеген сайларга чакырыла.
Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Бурычларның берсе – гаиләләргә, аеруча күп балалыларга ярдәм күрсәтү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз