news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстандагы крестьян-фермер хуҗалыкларында җитештерүчәнлек арткан

ТР фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе К.Байтемиров бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәдә хәбәр итте.

Татарстандагы крестьян-фермер хуҗалыкларында җитештерүчәнлек арткан
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 31 декабрь, "Татар-информ"). Узган елның ноябрь аенда Татарстандагы крестьян-фермер хуҗалыкларында җитештерүчәнлек 15 процентка арткан. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәдә Татарстан Республикасының фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров белдерде.

"Әгәр без крестьян фермер хуҗалыклары, гомумән, кече хуҗалыклар эшчәнлеге турында сүз алып барсак, якынча мәгълүматлар буенча, ноябрь аенда аларда җитештерүчәнлек үсеше 15 проценттан артык. Ә гомумән, агросәнәгать комплексы буенча - 5 процент, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнеке – 15 процент тәшкил итә", - диде ул.

Аның сүзләренчә, агросәнәгать компмлексында авыл хуҗалыгы продукциясенең 50 процентын шул ук фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре эшләп чыгара.

"Мәсәлән, бөртекле культураларны алсак, фермер хуҗалыклары быел 860 мең тонна бөртекле культура үстерде", - дип дәлилләде ассоциация рәисе.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot