news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстандагы кече елгаларның 54 участогында, 147 буада күзәтчелек челтәре гамәлдә

Каза күрүчеләрне вакытлыча урнаштыру өчен 40 меңгә кадәр кешегә исәпләнгән 278 пункт әзерләнгән, тукландыру өчен 105 күчмә пункт әзерлән

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта Татарстанда язгы ташуга әзерлек чаралары эше комплекслы рәвештә алып барыла. Бүген кече елгаларның 54 участогында, 147 буада вакытлыча күзәтчелек челтәре булдырылган; республика елгаларында тыгылып торган бозларны шартлату эшенә Казан Югары хәрби команда училищесы белән килешү төзелгән. Тирә-күрше субъектлар, муниципаль берәмлекләр белән язгы су ташу дәрәҗәсе һәм фаразлар буенча гидрометеорологик мәгълүматлар алмашу турында килешенгән. Шәһәр округларында, муниципаль районнарда су баскан урыннардан кешеләрне коткару һәм эвакуацияләү максатында каза күрүчеләрне вакытлыча урнаштыру өчен 278 пункт әзерләнгән, алар исә 40 меңгә кадәр кешегә исәпләнгән, тукландыру һәм кирәк-ярак белән тәэмин итәр өчен 105 күчмә пункт әзерләнә.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында быелгы язгы ташу вазгыяте турындагы мәсьәләләр буенча барган брифингта ТР буенча гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министры урынбасары Николай Суржко шулай дип шәрехләде.

Су басу куркынычы янаган урыннарда яшәүчеләр исә синоптиклар хәбәрләренә әледән-әле колак салырга һәм үзләре өчен нәтиҗә чыгарырга тиешләр; түбәләр һәм ишегалларын кардан арындырырга; кар сулары читкә агып китсен өчен канаулар казырга һәм йорт-җиргә су кермәсен өчен, киртә булырлык дамба кебек корылма ясарга; базлардагы азык запасларын биек һәм коры урынга күчерергә; эвакуацияләнү таләп ителгән очракка дип 3 көнлек азык, эчәр су һәм кирәкле дару запасы, башка төр иң кирәк әйберләрне туплап әзерләп куярга, ә документларны һәм акча ише кыйммәтле әйберләрне, юешләнмәсен өчен, полиэтилен капчыкка салып өстәге киеме арасына ышанычлы итеп яшерергә; бәла килә калса, беренче чиратта, балалар һәм олыларны, авыруларны коткарырга, мөмкинлек булса, матди һәм мөлкәти милекне куркынычсыз урынга чыгарырга; шул ук вакытта йорт хайваннары һәм кош-кортлар турында да онытмаска: этләрне бәеннән ычкындырырга, үрдәк, каз, тавыкларны чормага менгереп бикләп куярга, зур терлекне югары җиргә илтеп бәйләргә; торак һәм каралты-кураны электр утыннан өзәргә, газ үткәргеч торба кранын ябарга һ.б. – болар барысы да хәтәр очракта югалтуларны киметү максатында эшләнергә тиешле чаралар.

Язгы ташу вакытында ташу суына эләккән очракта авыр киемне салу, батмый торган каты берәр нәрсәгә ябышып һәм су агымына буйсынып йөзү кулай. Су бозлы булуын исәпкә алып, суга төшкән кешенең тәне тиз арада суынуын онытмаска кирәк, чөнки су, һавага караганда, җылылыкны үзе аша 25 тапкырга тизрәк үткәрә. Салкын судагы кешенең тән температурасы озак вакыт 35 градустан да ким булса, ул гипотермиягә китерә һәм кеше үлеп китәргә дә мөмкин. Суда өшегән кешене җылы душта, саунада тотып җылытырга, аеруча арка һәм күкрәк турыларын җылытырга, коры кием һәм кайнар чәй бирергә кирәк, дип киңәш итә министр урынбасары.

Искәртеп үтәбез: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару хезмәте телефоннары республика буенча – 01, шулай ук кесә телефоныннан 112 номеры буенча шалтыратырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100