news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстандагы качаклар гаиләсе Россия гражданлыгын тизләтелгән тәртиптә алачак

Украинадан кайткан качакларга гражданнарны ирекле күчерү программасы буенча документлар рәсмиләштерәчәк.

Татарстандагы качаклар гаиләсе Россия гражданлыгын тизләтелгән тәртиптә алачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Владимир Путин белән туры эфирдан соң, бөтен илгә танылган Люльковичлар гаиләсе Россия гражданлыгын тизләтелгән тәртиптә алачак. Күп балалы гаилә хәзер Чаллыда яши. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Елена Соловьева хәбәр итте.

«Люльковичлар гаиләсенең мөрәҗәгате Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан каралды, гражданлык алу мәсьәләләрен тиз арада хәл итү өчен ярдәм юллары табылды», – диде Елена Соловьева.

Аның сүзләренчә, гаилә Татарстан территориясендә эшләүче гражданнарны ирекле күчерү буенча дәүләт программасында катнашу өчен гариза биргән инде. «Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән килешенгән, якын арада документлар каралачак һәм гаилә Россия гражданлыгын алачак», – диде идарә башлыгы урынбасары.

  • Люльковичлар гаиләсе Россия Президентына «Владимир Путин белән туры элемтә» телепрограммасы барышында мөрәҗәгать итте. Качаклар Татарстанга Донбастан килүләрен һәм шуңа күрә тизләтелгән формада гражданлык ала алмауларын хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100