news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстандагы ИТ-парклар Казахстан өлкәсе өчен яңа мөмкинлекләр тудырган

Татарстанга килеп, без эзлəгəнебезне таптык, диде Көнчыгыш Казахстан өлкәсе хакиме Даниал Әхмәтов Казанда Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда.

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның  ИТ-паркларын килеп карау Көнчыгыш Казахстан өлкәсе өчен яңа мөмкинлекләр булдырган. Бу хакта Казахстан Республикасының Көнчыгыш Казахстан өлкәсе хакиме Даниал Әхмәтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда әйтте.

Көнчыгыш Казахстан өлкәсе хакиме Даниал Әхмәтов Татарстанда берничә тапкыр булганлыгын әйтте. “Без һәрвакытта да Татарстанга бик теләп киләбез. Безнең президентыбызның шəхсəн Сезгə бик җылы мөнəсəбəттə булуы мәгълүм”, - диде ул Татарстан Президентына мөрәҗәгать итеп.

“Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев безнең алда яңа югары технологиялəр куя. Татарстанга килеп, без эзлəгəнебезне таптык. Иң югары дәрәҗәдәге жиһазландыру Татарстанның ИТ-паркларында булдырылган. ИТ-паркларга килеп карау безнең өчен яңа мөмкинлекләр тудырды. Нәкъ менә сезнең мисалда мәгариф, медицина, сәламәтлекне саклау, торак-коммуналь хуҗалыгы һ.б. өлкәләрен безгә әле тирәнтен өйрәнәсебез бар. Һичшиксез, якын арада сезнең тəҗрибəгезне кертергə тырышачакбыз”, - диде ул.

“Без бүген юл картасын булдыруга имза куябыз, безнең бөтен уртак проектларыбыз чынга ашар дип өметләнәм. Татарстанга чакыруыгыз өчен рәхмәт!” - диде Даниал Әхмәтов.

Бүген Казахстаннан килгән делегация әгъзалары республиканың сәнәгать, инвестицион һәм туристлык потенциалы белән танышып чыкты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100