news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстандагы ике сайлау участогына махсус операция ветераннары исемнәре бирелде

Татарстандагы ике сайлау участогына махсус операция ветераннары исемнәре бирелде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанның Актаныш районының 621нче һәм Яшел Үзән районының 1518нче сайлау участокларына махсус хәрби операция ветераннары - Территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары исеме бирелде. ТР Дәүләт Советы бинасында истәлекле билгеләрне Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова тапшырды.

«Карар кабул ителде. Хәзер геройларыбыз истәлеген саклап калу өчен һәр участокта мәгълүмати табличкалар урнаштырачакбыз», – диде тантанада ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Актаныш районында сайлау участогы Рөстәм Вәлиев исемен йөртәчәк. Ул әлеге муниципалитетның Территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары иде.

Вәлиевне РФ Кораллы көчләр сафларына 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизация вакытында чакырганнар. Украина боевиклары белән яуда фидакарьлек күрсәткәне өчен Батырлык ордены (үлгәннән соң), IV дәрәҗә Георгий тәресе һәм Россия Саклану министрлыгының III дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. 2024 елның 26 маенда хәрби госпитальдә вафат була.

Яшел Үзән районындагы сайлау участогына Виталий Кирсанов исеме бирелде. Ул Территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы иде. Донецк Халык Республикасы ополчениесе составында 2015 елдан Украина милләтчеләренә каршы хәрби гамәлләрдә катнашкан. 2019 елда Донецк халык милициясе сафларына керә, ә махсус хәрби операция башлану турында игълан иткәннән соң үз теләге белән фронтка китә. 2023 елның 28 августында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100