news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстандагы иң биек йортны Чаллыда төзиячәкләр

Йорт Чаллының Сөембикә проспектында төзелә.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Чаллыда Татарстандагы иң биек йорт төзеләчәк. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.

Төзүчеләрнең бердәм ресурсының 2021 елның 7 аенда Татарстанда торак төзелеше буенча аналитик күзәтүе мәгълүматларына караганда, Чаллының Сөембикә проспектында «Пушкин» тукталышы янындагы 27 катлы йортлар республикада төзелә торган иң биек йорт булачак. Аны Автокалада «ГК Евростиль» оешмасы төзи.

Шулай ук иң биек йортларның берсен Казанда «Яратам» торак комплексында «СМУ-88» оешмасы тарафыннан төзеләчәк.

Газета хәбәр иткәнчә, Чаллыдагы күп катлы йорт әлегә төзелә башламаган, төзүче булачак комплекс территориясен койма белән әйләндереп кенә алган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot