Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстандагы федераль трассаларда тоталь контроль системасы камералары эшли башлады
Яңа видеотеркәү системалары М7, Казан – Ульяновск һәм Казан - Оренбург трассаларында тизлек режимын контрольдә тота.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстандагы федераль трассаларда тоталь контроль системасы камералары эшли башлады. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
«Бүгенге көннән башлап М7 трассасында видеотеркәү системаларының эше активлаштырылды. Алар трассадагы уртача хәрәкәт тизлеген исәпләячәк», - дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның баш Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов.
ТР ЮХИДИ идарәсендә хәбәр итүләренчә, М7 трассасыннан тыш, яңа видеотеркәү системалары Казан – Ульяновск һәм Казан - Оренбург трассаларында да тизлек режимын контрольдә тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз