news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстандагы өч шикәр заводының икесе шикәр чөгендерен эшкәртүне төгәлләде

Республиканың өч заводында җитештерелгән шикәр күләме төбәкнең әлеге продуктка ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). Татарстандагы өч шикәр заводының икесе шикәр чөгендерен эшкәртүне тулысынча төгәлләнгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә.

"Нурлат шикәре" Ябык акционерлык җәмгытендә 169,8 мең тонна чөгендер чималы эшкәртелгән, 28 мең тонна шикәр җитештерелгән, бу узган ел күрсәткеченнән 13,2 мең тоннага кимрәк. "Буа шикәре" Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә 491,2 мең тонна чөгендер эшкәртелгән, 85,7 мең тонна шикәр әзерләнгән — узган ел белән чагыштырганда бу 7,8 мең тоннага күбрәк.

"Республиканың иң эре шикәр заводында — “Зәй шикәре" Ачык акционерлык җәмгыятендә шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Бүгенгә биредә 1 млн 81,2 мең тонна шикәр чөгендере әзерләнгән, шулардан 818,3 мең тонна эшкәртелгән, 126,6 мең тонна шикәр әзерләнгән", — дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәргать Зиннәтов.

Министрлыкның оператив мәгълүматларына караганда, республикада 13 декабрьгә 240,4 мең тонна шикәр җитештерелгән (узган елның шул ук датасына күрсәткеч 249,3 мең тонна тәшкил итә). "Безнең өч заводта җитештерелгән шикәр күләме республиканың бу продуктка ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә", — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot