news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстандагы бистәдә 10 яшьлек малай елгага егылып төшкән һәм батып үлгән

Татарстандагы бистәдә 10 яшьлек малай елгага егылып төшкән һәм батып үлгән
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Кичә кич Подгорный бистәсендә кеше үлеменә китергән фаҗига булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Балалар Солояз елгасы янында биек ярда уйнаган. Кайсыдыр мизгелдә аларның берсе юкка чыккан.

10 яшьлек малайны полиция хезмәткәрләре елгада яр буеннан ике метр ераклыкта табып алган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре баланың мәетен судан чыгарган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәрткәнчә, балаларны караучысыз калдырырга ярамый һәм аларның язгы ташу чорында елга буенда уйнавына юл куймаска кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot