news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстандагы балалар театр коллективларын республика бәйгесенә чакыралар

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Салават күпере" һәм "Сәхнә" журналлары редакциясе театр фестивале оештыра.

Татарстандагы балалар театр коллективларын республика бәйгесенә чакыралар
архив/ Султан Исхаков

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Балалар театрларының республика фестивале «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Конкурс балаларда рухи мәдәният һәм татар халкының милли мирасына сакчыл караш формалаштыру максаты белән оештырыла.

Бәйгене Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналлары редакциясе оештыра.

Конкурска Татарстан Республикасының мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларының балалар театр коллективлары чакырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100