news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстандагы балалар лагерьларына капиталь ремонт 100 миллион сумга төшәчәк

Республикада балалар өчен булган 4 ял һәм сәламәтләндерү аланын капиталь ремонт көтә, яңа 4 корпус төзеләчәк.

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Быел Татарстандагы балалар сәламәтләндерү лагерьларына капиталь ремонт программасы буенча 100 миллион сум бүлеп бирелгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов белдерде.

Спикер сүзләренә караганда, дүрт балалар сәламәтләндерү лагеренда капиталь ремонт планлаштырылган, шулай ук өстәмә 4 бина төзеп, өч объектта реконструкция үткәререргә телиләр.

“1 майга кадәр төзү-монтаж эшләре алып барылачак. Майда объектларны контроль органнарына тапшырачакбыз”, - диде Фролов.

Ул бүген балалар аланнарының капиталь ремонты - 60 процентка, төзелеш эше – 30 процентка, ә реконструкция 15 процентка үтәлгән диде.

Спикер залда булучыларга әлеге программа 2014 елдан эшли башлады, дип белдерде. 2014-2016 еллар аралыгында барлыгы 36 балалар аланында ремонт үткәрелгән, 5 яңа бина төзелгән һәм берсендә реконструкция булган. Финанслауның тулы күләме - 306 миллион 350 мең сум.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100