Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстандагы авариядә Удмуртиядән килгән өч балалы гаилә һәлак булган
Юл-транспорт һәлакәте кичә Песәй–Кырынды трассасының 40нчы чакрымында – Удмуртия чигендә булган.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «КАМАЗ» һәм «Лада» автомобильләре бәрелешкән. Авариядә Удмуртия кешеләре һәлак булган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Кичә Песәй – Кырынды трассасының 40нчы чакрымында – Удмуртия чигендә 14нче модельле «Лада»ның «КАМАЗ» автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән. Җиңел автомобиль шоферы, аның 30 яшьлек хатыны һәм кечкенә балалар (10 яшьлек кыз һәм ике яшьлек игезәкләр) һәлак булган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, җиңел машина шоферы идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм йөк автомобиле белән бәрелешкән.
Авария мизгеле видеога эләккән. Кадрлардан күренгәнчә, карлы юлдан баручы «КАМАЗ» машинасы каршына килүче «Лада» автомобиле белән бәрелешмәс өчен тормозга басса да, аварияне булдырмый кала алмаган.
Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз