news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстандагы авариядә бер кеше һәлак булган, биш кеше хастаханәдә

Авария Казан — Оренбург трассасының 329 нчы чакрымында булган.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда җиңел машиналар бәрелешкәннән соң бер кеше һәлак булган, бишесе хастаханәдә. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Казан — Оренбург трассасының 329 нчы чакрымында «Лада» машинасы каршы як полосага чыга һәм икенче «Лада Калина» белән кара-каршы бәрелешә.

Авария нәтиҗәсендә «Калина»дагы пассажир хатын-кыз урында ул һәлак була. Ике йөртүче һәм тагын өч пассажир төрле имгәнүләр алган һәм хастаханәгә озатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100