news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстандагы 6 шәһәр федераль ярдәмгә дәгъва итә

Күптән беренче чиратта дәүләт ярдәме алырга тиешле моношәһәрләрнең исемлеге расланды. Анда Чаллы белән Кама Аланы да бар

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинов). Россия Хөкүмәте яшәеше тулысынча бер предприятиегә бәйләнгән моношәһәрләргә икътисадларын диверсификацияләргә булышырга җыена.Татарстан федераль ярдәмгә мохтаҗ 7 моношәһәр буенча заявка әзерләп җибәргән булган. Алар – Чаллы, Кама Аланы, Менделеевски, Чистай, Алабуга, Түбән Кама һәм Яшел Үзән. Шуларның Яшел Үзәннән калганнары федераль исемлеккә кертелгән. Бу хакта бүген Икътисад министрлыгының коллегия утырышында министр урынбасары Рашат Фәттахов белдерде. Күптән түгел бизнес-план һәм үсеш статегиясен төзеп, беренче чиратта дәүләт ярдәме алырга тиешле моношәһәрләрнең исемлеге расланды. Алар арасына Татарстаннан Чаллы белән Кама Аланы да эләкте. Бу моношәһәрләрнең бизнес-планнары киләсе елның 1 кварталыннан да соңга калмый Мәскәүдә якланырга тиеш.


Министр Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, бүгенгә әле моношәһәрләргә дәүләт финанс ярдәме күрсәтүнең анык документлары юк. Шулай да ярдәмнең ике юнәлештә алып барылачагы мәгълүм. Шәһәр бюджетын формалаштыручы предприятиеләргә кризис нык йогынты ясады. Нәтиҗәдә, җирле казнага салымнар килү кимеде, бюджет тотрыклылыгы бозылды. Шуңа да дәүләт ярдәменең беренче юнәлеше муниципаль бюджетларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итүгә булышу булачак. Моннан тыш, шәһәрләргә яңа тармаклар, яңа эшчәнлек төрләрен булдыру аша ярдәм күрсәтү ниятләнә. Бу чаралар моношәһәрләрне базар конъюнктурасына бәйлелектән коткарачак.

Марат Сафиуллин аңлатканча, финаслау РФ Инвестиция фонды аша, шул ук вакытта дәүләт-шәхси финас моделе буенча башкарылачак. Ягъни шәһәрләр икътисадын диверсификацияләүдә федераль акчалар гына катнашмый. Бу эшкә инвестор акчаларын, төбәк финансларын да җәлеп итәргә туры киләчәк. Әлеге проектны гамәлгә ашыруга инвесторларны җәлеп итү механизмнары инде уйланылган. Мәсьәләне чишү өчен РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы составында инвестиция эшчәнлеге буенча совет төзелгән. Аңа эре финанс структуралары җәлеп ителгән. Совет утырышларында төбәкләр, муниципалитетлар җитәкчеләренең моношәһәрләрне үстерү буенча идеяләре өйрәнеләчәк. Теге яки бу шәһәр буенча төбәкләр тәкъдим итә торган инвестиция проектлары арасыннан үз күңеленә хуш килгәнен финанс структуралары сайлап ала булып чыга. Советның 1 гыйнварда узачак утырышында Самара өлкәсе буенча проектлар каралачак. Икенче, өченче утырышларда Татарстан үз моношәһәрләре проектларын тәкъдим итәргә җыена.
“Безнең максат – бу моношәһәрләрдә эре инфраструктура бурычларын чишү”, - ди Марат Сафиуллин. Аның белдерүенчә, Чаллы буенча комплектлаучы җиһазлар төзелешен үстерүгә ярдәм итүче инфраструктура проектларына өстенлек бирелә. Шулай ук бу территорияләрнең бизнес өчен инфраструктура белән тәэмин ителешен яхшыртуга (күперләр, логистика үзәкләре, портлар төзү) кагылышлы проектлар да әзерләнгән. Кама Аланына килгәндә, биредәге проектлар индустриаль парк үсеше белән бәйле булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot