news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстандагы 377 оешма хезмәткәрләренә ковидтан прививка ясатырга йөкләделәр

Татарстанда эш бирүчеләр коллективта коронавирус ачыкланган очракта хезмәткәрләренә прививка ясатырга тиеш.

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстандагы 377 оешма коллективта коронавирус очрагы ачыкланганнан соң хезмәткәрләренә прививка ясатырга тиеш.

«Коронавирус чыганагы булган коллективларда хезмәткәрләргә мәҗбүри вакцина ясату турында 377 карар бар», — дип сөйләде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

136 оешманың карарны үтәү вакыты чыккан (аларның 120сенең хезмәткәрләр иммунизациясе дәрәҗәсе 60 проценттан артыкны тәшкил иткән) — бу 36 процент, алар арасыннан бары тик эш бирүче өч оешма гына башкарылган эш турында мәгълүматны Роспотребнадзорга тапшырмаган.

«Алар барысы да мәгълүматны тапшырмаган өчен 19.7 маддә буенча беркетмә төзүгә чакырылган», — дип өстәде Любовь Авдонина.

Татарстанда эш бирүчеләр коллективта коронавирус ачыкланган очракта хезмәткәрләренә прививка ясатырга тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100