news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстандагы 28 юлдан 70 км/сәг тизлекне чикләү билгеләрен алганнар

Хәзерге вакытта чикләү билгеләре ике участокта гына калды.

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Татарстандагы 28 юлдан 70 км/сәг тизлекне чикләү билгеләрен алганнар. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Татарстан ЮХИДИ хәбәр итте.

Экспертлар юллардагы аварияләрне анализлаганнан соң, тизлекне чикләү билгеләре куелган иде. 

Хәзерге вакытта чикләү билгеләре ике участокта гына калды. Казан-Малмыж трассасының 33 нче километрында, Казан-Шәмәрдән юлының 50 нче километрында тизлекне 70 км/сәг тән арттыру тыела.

Чикләү кертелгәннән бирле, бу юлларда бер кеше һәлак булган, алты кеше имгәнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot