news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстандагы 27 оешмада мәҗбүри вакцинация турындагы карарның үтәлмәве ачыкланган

Республикадагы 277 объектта баш санитар табибның мәҗбүри вакцинациягә бәйле карарының үтәлеше тикшерелгән.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация турындагы карарның үтәлешен тикшерү дәвам итә, республикадагы 27 предприятиедә әлеге карарны бозу очраклары ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүгенге көнгә без республикадагы 277 объектта баш санитар табибның мәҗбүри вакцинациягә бәйле карарының үтәлешен тикшердек, шуларның 27сендә (10 процентында) хилафлыклар ачыкланды», - дип искәртте спикер.

Әлеге предприятиеләрдә хезмәткәрләрнең 80 процентын вакцинацияләү таләбе үтәлмәгән, моннан тыш, прививка ясатмаган хезмәткәрләр дә ачыкланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot