news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстандагы 180 меңнән артык сайлаучы техник юл белән тавыш биргән

Шул исәптән 50 мең сайлаучы электрон тавыш бирү комплексы мөмкинлекләреннән файдаланган.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда 180 мең 62 сайлаучы Россия Президентын техник юл белән сайлауга өстенлек биргән, шул исәптән 50 мең сайлаучы электрон тавыш бирү комплексы мөмкинлекләреннән файдаланган.

Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Аның фаразлавынча, көн азагына техник мөмкинлекләрдән файдаланучылар саны 290 меңнән артып китәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100