news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстандагы 16 авылны давыл утсыз калдырган

Көчле җил электр үткәргечләрне өзгән булган.

(Казан, 4 июль, "Татар-информ"). Татарстандагы Түбән Кама һәм Аксубай районнарында 16 авылны давыл утсыз калдырган. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Аксубайдагы 4 торак пунктта электр уты бетү турында хәбәр кичә 21.14 сәгатьтә килгән. Өч мең кеше утсыз калган.

Чистай электр челтәреләре хезмәткәрләре бер сәгать чамасы эчендә утны көйләгән.

Ике сәгатьтән соң, Түбән Кама районында 2164 йортта ут бетү турында хәбәр килгән. 4 меңнән артык кеше утсыз калган.

Биредә дә электр утын тиз арада көйләгәннәр. Ике очракта да көчле җил электр үткәргечләрне өзгән булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot