news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстандагы 135 еллык чыршы Россиянең «Ел агачы» булырга мөмкин

Татарстан территориясендә үсә торган 135 еллык себер чыршысы «2022 елгы Россия агачы» илкүләм бәйгесендә катнаша. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә. 

«Татарстанны себер чыршысы (Picea obovata Ledeb.) тәкъдим итә. Ул төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле «Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә үсә. Бу агач 2012 елда бөтенроссия дәрәҗәсендәге «Агач –  тере табигать һәйкәле» статусына ия булды. Чыршының яше – 135 ел, ә биеклеге – 30 метрдан артык», – дип аңлаталар ведомствода.

Агач дворян Молоствовлар утары янында үсә. Бу нәсел вәкилләре Жуковский, Пушкин, Даль, Боратынский, Толстой, Горький һәм Гёте белән дус булган. Тәтеш ягы тарихы музее мәгълүматларына караганда, чыршыны 1887 елда Герман Владимирович Молоствов утырткан. Агачны ул тормыш иптәше Антонина Таврионовна белән 30 ел бергә гомер итү хөрмәтенә утырта.

«Ел агачы» конкурсы 2017 елдан бирле үткәрелә. Анда Россиянең табигый, мәдәни, тарихи, рухи мирасы булган һәм төрле төбәкләрдә үсә торган гаҗәеп табигый раритетлары катнаша. Илнең төп агачы өчен тавыш бирү «Деревья – памятники живой природы» Бөтенроссия программасы сайтында (www.rosdrevo.ru) уза. Тавыш бирү 1 августка кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100