news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстандагы 10 ресторан төнлә эшләү хокукын алды

Төнлә эшләү өчен иң күп рөхсәтне Яшел Үзәндә биргәннәр.

Татарстандагы 10 ресторан төнлә эшләү хокукын алды

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда барлык хезмәткәрләренә коронавируска каршы вакцина ясаткан 10 кафе һәм ресторан төнлә эшләү хокукын алган.

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте. «Төнлә эшләргә теләгән 22 җәмәгать туклануы оешмасыннан гариза килде, аларның унысы буенча уңай карар кабул ителде», — диде спикер.

Төнлә эшләү өчен иң күп рөхсәтне Яшел Үзәндә биргәннәр — шәһәрдәге биш кафе-ресторан барлык хезмәткәрләренә дә прививка ясаткан. Казанда - ике, Биектауда, Азнакайда һәм Зәйдә бер җәмәгать туклануы оешмасына рөхсәт бирелгән.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе калган гаризаларны кире каккан, чөнки хезмәткәрләргә вакцина ясатылмаган.

Татарстан Хөкүмәте карарына кайбер үзгәрешләр кертелгәннән соң, кафе һәм рестораннар төнлә эшләү өчен рөхсәт алырга мөмкин. Әмма ул барлык хезмәткәрләр вакцина ясаткан очракта гына бирелә. Бу прививкага каршы күрсәтмәләре булганнарга гына кагылмый.

Кафе һәм рестораннар ковидтан вакцина ясату турында сертификатларны һәм каршы күрсәтмәләре булган хезмәткәрләрнең белешмәләрен күрсәтергә тиеш. Роспотребнадзор тәкъдим ителгән документларны тикшерә һәм өч эш көне дәвамында карар чыгара.

Республика ведомствосы хезмәткәрләре рөхсәт бирү турында мәгълүматларны атна саен полициягә җибәреп тора. Хокук сакчылары тикшерүләр вакытында моны исәпкә алырга тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100