news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда журналист Алсу Кормашеваны хөкем иттеләр

Суд журналист Алсу Кормашевага Россия армиясе турында ялган мәгълүмат тарату эше буенча хөкем карары чыгарды.

«Татар-информ»га ТР Югары суды матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хөкем карарын узган җомгада ябык режимда чыгарганнар.

Алсу Кормашеваны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

  • Алсу Кормашева - «Азатлык радиосы»* татар-башкорт хезмәте журналисты. Аның Россия һәм АКШ гражданлыгы бар. Алсу Кормашева Прагада яши. 2023 елның маенда ул гаилә хәле буенча Россиягә кайта. Шул ук елның 2 июнендә аны Казан аэропортында илдән китәргә җыенганда тоткарладылар.

*РФ территориясендә чит ил агенты дип танылган

news_right_1
news_right_2
news_bot