news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда зур тизлектә хәрәкәт итә торган җиңел машина әйләнеп капланган, йөртүче үлгән

Кичә Татарстан Ютазы районында юл-транспорт һәлакәтендә 24 яшьлек егет үлгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Фото: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе

Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» автомобиле белән идарә итүче 24 яшьлек егет иминлек тизлеген сайламаган, юл кырыена төшеп киткән һәм әйләнеп капланган. Моннан тыш, йөртүче иминлек каешын да эләктермәгән һәм автомобильдән чыгып очкан. Ул алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Госавтоинспекция иминлек каешын куллану гомерне саклап калуын искәртә.

news_right_1
news_right_2
news_bot