Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда зур этнографик диктант узачак
Россиянең бөтен субъектларында Бөтенроссия киңкүләмле акциясе беренче тапкыр уза
(Казань, 1 октября, «Татар-информ»). 4 октябрьдә Татарстанда этнографик диктант узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Аны ТР Министрлар Кабинеты белән бергә Милләт эшләре буенча федераль агентлык, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, республика муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары оештыра.
Проект сайты мәгълүматлары буенча, диктантны Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче рус телен белүче 15 яшьлек һәм өлкәнрәк гражданнар яза ала, аларның белем дәрәҗәсе, социаль статусы, дине һәм гражданлыгы мөһим түгел.
Россиядә бу киңкүләмле акция беренче тапкыр үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча этнографик белем бирүне камилләштерү, илдә яшәүчеләр этномәдәни компетенциясен киңәйтү һәм милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк.
Биремнәр 30 сораудан торачак. Катнашучыларга бер үк катлаулылыктагы текстлар бирелеп, алар федераль һәм төбәк сорауларыннан торачак. Аларга билгеле вакытта җавап бирергә кирәк, барлык биремнәргә дә дөрес җавап биргән очракта 100 балл җыярга мөмкин.
Ниндидер сәбәпләр аркасында төбәк мәйданчыкларында үз белемнәрен тикшерә алмаучылар Зур этнографик диктант сайтында (www.miretno.ru) Мәскәү вакыты белән 13.00 сәгатьтә онлайн-тест уза алачак.
Диктант нәтиҗәләре www.miretno.ru сайтында 4 ноябрьдә дөнья күрәчәк.
Татарстан Республикасында акция 20 муниципаль районда һәм шәһәр округында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз