Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Зөя утрау-шәһәренә мультимодаль маршрут оештырырга телиләр
Татарстанда быел Зөя утрау-шәһәренә мультимодаль маршрут оештырырга планлаштыралар. Ул транспортның өч төрен – электричка, автобус һәм теплоходны берләштерәчәк. Бу хакта бүген журналистларга «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясенең маркетинг секторы башлыгы Эдуард Ионов хәбәр итте.
«Пассажир тимер юл кассаларында бөтен маршрутка бердәм билет сатып ала алачак. Хәзерге вакытта су һәм тимер юл транспортына билетлар интеграцияләү юнәлешендә эш алып барабыз. Туристларны Зөя утрау-шәһәреннән алып кайту өчен «Флот РТ» компаниясе белән эшлибез», – дип сөйләде ул.
Пассажир Казан-1 тимер юл станциясеннән Зөя станциясенә кадәр барып җитәчәк, дип планлаштырыла. Аннан соң ул рейс автобусына күчеп утырачак һәм утрау-шәһәргә кадәр килеп җитәчәк. Зөядәге барлык күренекле урыннарны караганнан соң, пассажир су транспортында Казанның елга вокзалына кайтачак.
«Әлеге мультимодаль маршрутта шулай ук безнең компаниянең мобиль кушымтасында билет сатып алу мөмкинлеге дә карала», – дип билгеләде Ионов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз