news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда үзмәшгульләргә больничный түләү механизмы булдырылды

Республикада 17,5 меңгә якын үзмәшгуль, шул исәптән таксистлар, фермерлар, кондитерлар, фотографлар, бухгалтерлар һәм дәүләт хезмәткәрләре теркәлгән.

Татарстанда үзмәшгульләргә больничный түләү механизмы булдырылды
Султан Исхаков/архив

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстанда үзмәшгуль гражданнарны иминиятләштерү программасын эшләгәннәр, ул больничный лист һәм юридик ярдәм чыгымнарын кайтаруны күздә тота. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Икътисад министрлыгында хәбәр иттеләр.

Программа үзмәшгульләр өчен «Ак Барс Иминиятләштерү» компаниясе тарафыннан төзелгән. Иминият очрагы килеп җиткәч, страховкаланган үзмәшгуль документлар комплектын җыя һәм эшләмәгән һәр көн өчен иминият суммасының 0,3 процентын тәшкил иткән компенсация өчен мөрәҗәгать итә. Әмма ул сумма 10 мең сумнан да артык булалмый.

Полис рәсмиләштергәндә үзмәшгульләр шулай ук бәхетсезлек очракларыннан һәм гражданлык җаваплылыгыннан иминият акчасы ала. Алар шулай ук квалификацияле юридик ярдәмгә исәп тота ала, бу да яңа эш башлаучы эшкуар өчен мөһим.

Татарстан Икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин ачыклаганча, республикада үзмәшгульләр өчен кредит продуктлары булдыру буенча эш алып барыла. «Аларга бизнесны үстерүгә ташламалы кредитлар алу мөмкинлеген бирү мөһим. «Эшмәкәрлек эшчәнлеге шартларын яхшырту» федераль проекты нигезендә «МСП Корпорациясе» АҖ һәм «МСП Банк» АҖ алдында мондый финанс ярдәм чараларын эшләү бурычы тора», – диде Сибгатуллин.

Бүгенге көндә Татарстанда 17,5 меңгә якын үзмәшгуль теркәлгән. Алар таксистлар, фермерлар, пешекчеләр-кондитерлар, тегүчеләр, фотографлар, копирайтерлар, маркетологлар, бухгалтерлар һәм дәүләт хезмәткәрләре. Алар бюджетка НДФЛ кысаларында 13 процент урынына һөнәри керемгә 4-6 процент салым түли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100