news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда үзмәшгульләр саны ел башыннан 3,5 мең кешегә кадәр арткан

Үзмәшгульләр өчен махсус салым режимы 10 ел дәвамында гамәлдә булачак.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Февраль ахырында үзмәшгульләр сыйфатында салым органнарына исәпкә баскан татарстанлыларның саны 3,5 мең кешегә җиткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Анда искәртүләренчә, яңа салым режимы 4 һәм 6 процент күләмендәге салым ставкаларын күздә тота, ул ун ел дәвамында гамәлдә булачак.

«Бүген республикада 3,5 меңгә якын кеше үзмәшгуль гражданнар сыйфатында теркәлгән», - дип искәрттеләр ведомствода.

Анда билгеләп үтүләренчә, һөнәри керемгә салым – ул өстәмә салым түгел, ә яңа махсус салым режимы. Аңа ирекле рәвештә күчәргә мөмкин.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100