news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда үзмәшгульләр саны 83 меңгә кадәр арткан

Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, үзмәшгульләр кече һәм урта бизнес вәкилләре кебек үк ярдәм чаралары алачак.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда үзмәшгуль гражданнарның саны 83 меңгә җиткән. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

«2020 ел башына республикада 57,6 меңгә якын үзмәшгуль кеше исәпләнде. Бүгенге көндә бу сан үзгәрде, 83 меңнән артык кеше булды. Без билгеле бер үсеш күрәбез. Моннан тыш, үзмәшгульләр кече һәм урта бизнеска бирелә торган ярдәм чараларын алачак дигән карар кабул ителде», — дип әйтте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot