news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда үзмәшгульләр өчен кайнар элемтә эшли

Һөнәри керемгә махсус салым режимын куллану турында сорауларга белгечләр җавап бирәчәк.

(Казан, 23 август, "Татар-информ"). Татарстанда үзмәшгульләрнең һөнәри керемгә махсус салым режимын куллану һәм үзмәшгуль гражданнарны тикшерү белән бәйле сорауларына «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурс экспертлары җавап бирәчәк. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Түләүсез консультацияне 8 (800) 222-37-22 телефоны буенча алырга мөмкин.

Яңа салым режимы Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның гыйнварыннан гамәлгә керде. Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән беррәттән, Татарстан һөнәри керемгә салым кертү буенча пилот төбәкләр арасында.

Үзмәшгульнең статусы бизнесны законлы төстә алып барырга һәм минималь салым ставкасы буенча салымнар түләргә мөмкинлек бирә: физик затлар белән эшләгәндә ул - 4 процент, юридик затлар белән эшләгәндә 6 процент тәшкил итә.

Хәзер Татарстанда 22 мең үзмәшгуль кеше теркәлгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100