news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда журналистлар арасында “Кеше һәм урман” дигән конкурс уза

Конкурска 2010 елның 1-10 сентябрендә нәтиҗә ясалачак

(Казан, 11 март, “Татар-информ”, Лилия Маркелова). Татарстанда республика гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары арасында “Кеше һәм урман” дигән конкурс уза. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Иҗади конкурс берничә номинацияне күздә тота. Алар түбәндәгеләр: “Урман полосасы” (ТР Урман хуҗалыгы эшчәнлеге, тармакны үстерү проблемалары һәм перспективалары турында иң яхшы мәкалә); “Язмыш урман сукмаклары буйлап узды” (урман хуҗалыгы хезмәткәре турында очерк); “Объективта – Татарстан урман хуҗалыгы” (телевидение яки радиода урман хуҗалыгы турында тапшырулар циклы, республика мәгълүмати программаларында документаль фильмнар, сюжетлар сериясе); “Династия” (тармакта эшләүчеләрнең гаиләләре турында материаллар).
Конкурста Татарстанның гаммәви мәгълүмат чаралары (автор, авторлар коллективы, республика һәм төбәк матбугаты редакциясе, радио һәм телевидение) вәкилләре катнаша ала. Бәйгегә 2010 елның 1-10 сентябрендә нәтиҗә ясалачак. Конкурска 2010 елның 20 августына кадәр дөнья күргән яки эфирга чыккан материаллар кабул ителә. Иҗади эшләрне ТР Урман хуҗалыгының (адресы: Казан, Космонавтлар урамы, 59а, 3 кат) матбугат хезмәтенә тапшырырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100