news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда журналистика өлкәсендә «Бәллүр каләм» бәйгесе игълан ителде

Конкурска эшләр Татарстан Журналистлар берлегендә 13 апрельгә кадәр кабул ителә.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Татарстанда журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXI «Бәллүр каләм» бәйгесе игълан ителде. Бу хакта конкурсны оештыручы – Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.

Бәйгенең партнеры – Татарстан Журналистлар берлеге.

Конкурска эшләр Журналистлар берлеге бинасында (адресы: Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 179, 3нче подъезд) «Татарстан журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXI «Бәллүр каләм» - «Хрустальное перо» конкурсына» билгесе белән 13 апрельгә кадәр кабул ителә.

Өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефоннар аша алырга мөмкин: (843) 555-85-11, 555-76-03, 555-75-22. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100