Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Үзбәкстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак
29 сентябрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Үзбәкстан Республикасы Мәдәнияте көннәренең тантаналы ачылышы булачак.
(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). 28-30 сентябрь көннәрендә Татарстанда Үзбәкстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Меңьеллык тарихы булган, Үзбәкстанның үзенчәлекле мәдәнияте – борынгы Иран, Греция, Кытай, күчмә төрки кабиләләр, рус халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын үзенә җыйган уникаль күренеш. Күпмилләтле Үзбәкстанның йолалары музыкада, биюдә, рәсем сәнгатендә, гамәли сәнгатьтә, телдә, ризыкларда һәм киемдә чагыла.
29 сентябрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Үзбәкстан Республикасы мәдәнияте көннәренең тантаналы ачылышы булачак.
Концертта Үзбәкстан кунаклары – Новаи исемендәге Үзбәкстан Дәүләт академия Зур театры артистлары һәм солистлары, “Тумор” бию ансамбле чыгыш ясаячак. Шулай ук халык җырлары, милли музыка кораллары, рус, чит ил һәм үзбәк композиторлары әсәрләре яңгыраячак. Хореографик куелышлар да булачак. Театр фойесында “Заманча Үзбәкстан” фотокүргәзмәсе эшләячәк.
Катнашучылар арасында Татарстан һәм Үзбәкстан кунаклары, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, Үзбәкстанның мәдәният министры урынбасары Өметҗан Куконбоев җитәкчелегендәге Үзбәкстан делегациясе, дипломатлар, мәдәният һәм сәнгать әһелләре булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз