news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Үзбәкстан гүзәле-2018» бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

Бәйгенең финалы 21 мартта Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узачак.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда «Үзбәкстан гүзәле-2018» III матурлык һәм талантлар бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады, дип хәбәр итә Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте.

Конкурста җиңгән кыз «Дөнья энҗесе» Халыкара студентлар матурлык һәм талантлар бәйгесендә үз илен тәкъдим итәчәк.

Бәйгедә 18-25 яшьлек кызлар катнаша ала. Аларның Үзбәкстан гражданлыгына ия булуы, Татарстан уку йортларында белем алуы шарт.

Конкурста катнашырга теләүчеләр 28 февральгә кадәр анкета тутырырга тиеш.

Бәйгенең финалы 21 мартта Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узачак.

Конкурсны «Үзбәкстан Республикасы яшьләре Татарстанда» төбәкара иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан үзбәк милли-мәдәни мохтарияте оештыра. 

news_right_1
news_right_2
news_bot