news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда үзара салым җыю буенча референдум узмаган районнар билгеле – исемлек

14 муниципаль берәмлектә тавыш бирүчеләрнең саны 50 процентка тулмаган, ике җирлектә үзара салым җыюга каршы тавыш биргәннәр.

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда үзара салым җыю буенча референдум үтмәгән районнар билгеле. Анда тавыш бирүчеләрнең саны 50 %ка тулмаган. Бу хакта “Татар-информ”га “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” ассоциациясе аппараты нәшер итүче “Татарстанда җирле үзидарә” журналы баш редакторы урынбасары Надил Гимадетдинов хәбәр итте.

“Республиканың 858 җирлегендә референдум үткән санала. Монда тавыш бирергә килүчеләр саны 50 %тан артып китә. 856 җирлектә “әйе” дип тавыш биргәннәр. 2 муниципаль берәмлек үзара салым җыюга каршы тавыш биргән. Болар Югары Ослан районының Шеланга һәм Чирмешән районының Яңа Чирмешән җирлекләре. Ә менә 14 җирлектә референдум узмаган. Болар - Биектау районының Усад, Биектау; Яшел Үзән районының Октябрьское, Осиново, Әйшә, Раифа, Түбән Вязовые шәһәр тибындагы бистәсе; Питрәч районының Богородское, Ленино-Кокушкино, Шигали, Питрәч; Тәтеш районының Монастырское, Чирмешән районының Чирмешән җирлекләре, – диде Надил Гимадетдинов.

Җирле референдумда 589 мең кешенең 569ы катнашкан. Бу исемлеккә кергән сайлаучыларның 66,26 процентын тәшкил итә.

Надил Гимадетдинов сүзләренчә, үзара салым программасын гамәлгә ашыру өчен, бюджеттан 1 млрд сум акча каралган.

Узган ел референдум узмаган муниципаль берәмлекләр унау иде. Әйтик, Азнакай районының Әгерҗе, Әлмәт районының Түбән Мактама, Рус Акташы, Бөгелмә районының Березовка, Петровка, Югары Ослан районының Яр буе Морквашы, Яшел Үзән районының Октябрь, Васильево, Осиново, Тукай районының Кече Шилнә авыллары.

Искәртеп үтик, үзара салым итеп җыйган һәр сумга дәүләт өстәмә дүрт сум куша. Узган ел Россиядә үзара салымга җыелган барлык сумманың 86 проценты Татарстанда җыелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100