news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда үзара салым программасын гамәлгә ашыруга 4 млрд сум акча бирелгән

2018 елда Татарстанның барлык 856 авыл җирлеге дә диярлек әлеге программада катнашкан.

Татарстанда үзара салым программасын гамәлгә ашыруга 4 млрд сум акча бирелгән
Е.Никитин/архив, С.Исхаков

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Александра Давыдова). Соңгы алты елда – 2013-2019 елларда, Татарстанда үзара салым программасын финанслау өчен республика бюджетыннан 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Шул исәптән, 2019 елда – 1 миллиард сумнан артык, дип сөйләде «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.

«Үзара салым программасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән безнең республикада 2013 елда эшли башлады. Әгәр башта үзара салым программасыннан 93 авыл җирлеге генә файдаланганбулса, 2018 елда республиканың барлык 856 авыл җирлеге дә диярлек катнашты», – диде ул.

Әгъзам Гобәйдуллин бу программа кешеләргә үзләре яшәгән торак пунктлардагы көнүзәк мәсьәләләрне чишүгә өлеш кертергә, төзекләндерелгән объектларга сакчыл карарга һәм нәтиҗәдә яшәү өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирүен әйтте.

Җирле референдумнар һәм җыеннар авыл халкына үз фикерен белдерергә һәм әйләнә-тирәлекне ничек үстерергә кирәк, дигән сорауларга җавап эзләргә шартлар тудыра, диде ул.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100