Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда үзара салым буенча референдумнарда QR-код технологиясен кулланалар
Җирле референдумнар 15 авыл һәм шәһәр җирлеге территориясендә уза.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнарда QR-кодлы технология кулланалар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сөйләделәр.
«Сайлау участокларында «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасына, QR-код кулланып, участок сайлау комиссияләренең тавыш бирү нәтиҗәләре турындагы беркетмәләрен тизләтелгән рәвештә тапшыру технологиясе кулланыла», — диелә хәбәрдә.
- Иртәнге сәгать 7дә Татарстан Республикасында гражданнарның үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнарда тавыш бирү башланды. Тавыш бирү 15 авыл һәм шәһәр җирлеге территориясендә уза. Сайлау процессы гамәлдәге сайлау законнары нигезендә оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз