news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда үзара салым буенча референдумда тавыш бирү пунктлары ачылды

Республиканың 43 районында 844 авыл җирлегендә үзара салым өчен тавыш бирү оештырылган.

Татарстанда үзара салым буенча референдумда тавыш бирү пунктлары ачылды
Михаил Захаров/архив

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстанда үзара салым буенча референдумда тавыш бирү пунктлары ачылды. Бүген республиканың 43 районында 844 авыл җирлегендә кешеләр үзара салым өчен тавыш бирә

Референдумга чыгарылган үзара салым суммаларын биредә яшәүче кешеләре кабул итәргә я кире кагарга тиеш. Сумма 100 дән 2 мең сумга кадәр аралыкта билгеләнгән.

2017 елда үзара салым буенча референдум Татарстанның 43 районында 875 авылда булган иде. Татарстан халкы 203,5 млн сум акча җыйды. Ул вакытта референдумга килгән кешеләрнең 90 проценты әлеге практика өчен тавыш бирде.

Кагыйдә буларак, үзара салым программасында катнашкан җирлекләргә Татарстан бюджетыннан финанслашу тәртибендә җыелган акчалардан дүрт тапкырга күбрәк сумма бүлеп бирелә. Барлык акчалар да өстенлекле мәсьәләләрне чишү өчен кулланыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot