news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда үзара салым буенча референдумда хокук бозулар булмаган

«Чиста сайлаулар өчен» корпус вәкилләре республиканың Мамадыш районы участокларында булды.

 Татарстанда үзара салым буенча референдумда хокук бозулар булмаган
архив / Ильнар Тухбатов

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Мамадышта уза торган үзара салым буенча референдумда катнашучылар юлларны һәм зират территорияләрен төзекләндерү, юлларны кардан чистарту, урамнарны яктырту объектларына хезмәт күрсәтү һәм су җыю скважиналарын ремонтлау турында сөйләште. Бу хакта «Чиста сайлаулар өчен» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты җитәкчесе Алена Булгакова хәбәр итте.

«Без бүген гражданнар ничек тавыш биргәнен белү өчен Мамадыш районының берничә участогын йөреп чыктык. Референдум тиешле дәрәҗәдә оештырылган. 9.00 сәгатькә килүчеләр 10-11 процент тәшкил итте, бу югары күрсәткеч. Гражданнар алга таба инфраструктураны яхшырту буенча башкарасы эшләр өчен тавыш бирә. Алар мондый тәҗрибәгә өметләнеп карый. Нинди дә булса хокук бозулар ачыкланмады», — диде ул.

Алена Булгакова сүзләренчә, быел «Чиста сайлаулар өчен» корпусы активистлары узган референдумнарны үткәрү практикасын бәяләде һәм төбәктәге инфраструктура чыннан да яхшырган дигән нәтиҗәгә килде. Яңа юллар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килде. Бу үзгәрешләрне халык үзе дә күрә.


news_right_1
news_right_2
news_bot