news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда законсыз урман кисү очраклары ун процентка кимегән

2020 елда хокук саклау органнарына законсыз урман кисү буенча 30 материал юлланган. Урманннарга 6,3 млн сумлык зыян килгән.

Татарстанда законсыз урман кисү очраклары ун процентка кимегән

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Татарстанда законсыз урман кисү ун процентка кимегәнлеген әйтте.

Рәис Гомәров Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында урманнарны саклау, торгызу эшендә закон үтәлеше турында сөйләде.

2020 елда законсыз урман кисүнең 207 очрагы ачыкланган. 6,6 млн сумлык зыян китерелгән. Барлыгы 703,9 кубометр агач материалы законсыз юл белән әзерләнгән. «Анализ күрсәткәнчә, законсыз агач кисү очраклары ун процентка кимегән», — диде Рәис Гомәров.

2020 елда хокук саклау органнарына законсыз урман кисү буенча 30 материал юлланган. Урманннарга 6,3 млн сумлык зыян салынган. Бу материаллар буенча 21 җинаять эше кузгатылган. 15 очракта 546 мең сумлык зыян түләнгән.

«Тулаем алганда, законсыз урман кисүләр кимүе урман хуҗалыгында агач әзерләүдә җинаятьчел гамәлләр азаюын күрсәтә», — диде Рәис Гомәров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100