news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда законсыз алкоголь сатучылар турында хәбәр итүчеләргә - премия

Татарстанның "Халык контроле" Дәүләт мәгълүмати системасында яңа ачылган хезмәтләр буенча мәгълүматлар җиткерү мөмкинлеге тудырылды.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ") Татарстанның "Халык контроле" Дәүләт мәгълүмати системасында яңа ачылган хезмәтләр буенча мәгълүматлар җиткерү мөмкинлеге тудырылды. Мәсәлән, "Авыл хуҗалыгы" тармагында Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы халыктан сөт сатып алу бәяләрен айга ике тапкыр билгеләп бара башлады.

"Этил спиртын, алкоголь һәм спиртлы продукцияләрне законсыз җитештерү һәм (яки) сату" категориясендә әлеге фактлар буенча хәбәр җибәрүчеләргә 1-3 мең сум күләмендә акчалата премия бирү дә каралган. Вәкаләтле затлар халыктан килгән хәбәрләрне тикшерергә тиеш булачак. Закон бозу факты ачыкланганда, аның хакында хәбәр иткән кешегә акчаны Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе түлиячәк

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100