news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда законга ихтирам белән карыйлар, закон кысаларында яшәргә һәм эшләргә кирәклеген аңлыйлар – РФ Генераль прокурорының беренче урынбасары

Р. Миңнеханов ассызыклаганча, административ каршылыкларны юкка чыгаруда, эшкәмәкәрлекне нигезсез тыкшынулардан яклап калуда прокурорларга зур өметләр баглана

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның "Гранд Отель" кунакханәсендә Россия Федерациясе Генераль прокурорының беренче урынбасары Александр Буксман рәислегендә федераль закон үтәлеше өстеннән прокурор күзәтчелеген камилләштерү проблемалары буенча бөтенроссия киңәшмәсе ачылды. Аның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Генераль прокурор урынбасары Сергей Зайцев, федераль закон үтәлеше өстеннән күзәтчелек буенча Баш идарә башлыгы Анатолий Паламарчук, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков катнашты. Чарада катнашу өчен Россия төбәкләре прокуратураларының федераль закон үтәлеше өстеннән күзәтчелек итү идарәләре башлыклары һәм аларның урынбасарлары – барлыгы 125 кеше килгән.

Александр Буксман кереш сүзендә прокуратураның шушы юнәлештә эшләүче хезмәткәрләренең соңгы мәртәбә мондый форматта 16 ел элек җыелышып киңәшкәнен искәртеп узды. “Әлбәттә, 1998 нче елны һәм бүгенге көнне чагыштыру дөрес булмас иде, чөнки без яңадан-яда офыкларны үзләштерәбез, идарәбез үсеш ала. Бүген ачылган киңәшмәнең төп максаты – якынча нәтиҗәләргә йомгак ясау, тәҗрибә уртаклашу, чөнки төрле төбәкләрдә теге яки бу юнәлешләр төрлечә үсеш ала, шуңа күрә без чыгыш ясаучыларның докладларын сайлаганда да, прокуратура хезмәткәрләрен төрле казанышлар, инновацияләр, эш алымнары, алдынгы тәҗрибә белән таныштыру максатын күздә тоттык”, - дип белдерде ул.

Александр Буксман ассызыклап узганча, федераль закон үтәлеше өстеннән күзәтчелек итүчеләр прокуратура эшчәнлегенең барлык юнәлешләрендә мөһим роль уйный. “Соңгы елларда икътисад өлкәсендә күзәтчелекне катгыйландырдык. Без хәзер илнең икътисади тормышында, шул исәптән эшмәкәрләрнең хокукларын яклау өлкәсендә актив эшлибез. Безнең алда бюджет чараларының нәтиҗәле һәм максатчан сарыф ителеше өстеннән, банк эшчәнлегендә күзәтчелекне кырысландыру бурычы тора. Соңгы вакытта банкларның бөлгенлеккә төшүе, лицензияләрдән мәхрүм ителүе күзәтелә. Банк секторында һәм, гомумән, "күләгә икътисады" белән көрәшер вакыт җитте. Без эшмәкәрләр хокукларын яклау өлкәсендә байтак тәҗрибә тупладык, эшчәнлекнең бу юнәлеше камилләшә бара. Без эшмәкәрлекне криминалдан, административ йогынтыдан яклар өчен каршылык булып хезмәт итәргә тиешбез – безгә дәүләт җитәкчелеге бу мәсьәләдә зур өметләр баглый. Эшмәкәрлекккә басым ясарга, тыкшынырга теләүчеләргә бернинди шәфкать, кызгану булмаячак. Теләсә кемне, теләсә кайчан, теләсә нинди көч кулланып тикшерергә хакы бар дип уйлаучыларга җәзабыз кырыс булачак”, - дип кисәтте РФ Генераль прокурорының беренче урынбасары. Ул соңгы елларда гражданнарның да прокуратураның законлылык өстеннән күзәтчелегенә, гражданнарның хокукларын яклау, инвалидлар, балигъ булмаганнар мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә хезмәтенә югары бәя бирүен билгеләп үтте. “Без мөһим роль уйныйбыз, бер урында таптанмыйбыз, камилләшәбез. Дәүләттә һәм җәмгыятьтәге проблемаларны закон үтәлеше өстеннән катгый күзәтчелек юлы аша хәл итәргә кирәк”, - дип ассызыклады Александр Буксман.

РФ Генпрокурорының беренче урынбасары форумны Казанда уздыруның зур мәртәбә булуын билгеләп үтте. Ул моның өчен ТР Президентына рәхмәтен җиткерде. “Татарстанда законга ихтирам белән карыйлар, закон кысаларында яшәргә һәм эшләргә кирәклеген аңлыйлар”, - дип белдерде А. Буксман.

Киңәшмәдә катнашучыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Иң элек, ул республиканың төп үсеш юнәлешләренә тукталды. Аның әйтүенчә, Татарстанда бизнес үсеше өчен уңайлы шартлар тудыруга зур игътибар юнәлтелә, һәм бу мәсьәләдә прокуратураның роле гаять зур. “Эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең нәтиҗәле системасын булдыру – икътисади сәясәтнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Аеруча, административ каршылыкларны юкка чыгаруда, эшкәмәкәрлекне дәүләт хакимиятенең, контрольдә тоту органнарының нигезсез тыкшынуларыннан яклап калуда прокурорларга зур өметләр баглана. Кабул ителгән чаралар контрольдә тоту органнарының җаваплылыгын арттырды, алар тарафыннан тикшерүләрнең сыйфатын яхшыртты, хуҗалык итүче субъектларда планнан тыш тикшерүләрне киметте. Нәтиҗәдә, эшмәкәрләргә административ басым кимеде, бизнес һәм инвестицион климат үсеше өчен уңайлы шартлар тудырыла. Гражданнарның социаль хокукларын яклауда прокурор күзәтчелегенә ихтыяҗ аеруча югары, - дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, прокуратура органнарының гамәлләре көн дә халык мәнфәгатьләрен яклаудан гыйбарәт. - Сезнең вазифагыз бик абруйлы, күп кенә кимсетелгән гражданнар яклауны нәкъ менә прокуратурада эзли. Гражданнар мөрәҗәгатьләре саны артуы да шул хакта сөйли – узган елда 79 мең 640 мөрәҗәгать кабул ителгән. Суд процесслары еш кына матди чыгымнарны кайтару, бозылган хокукларны торгызу белән бәйле. Прокурор тыкшынуы кыска вакыт эчендә һәм нәтиҗәле төстә гамәгә ашырыла”, - дип билгеләп узды Президент.

Ул соңгы елларда Татарстанда күп санлы киңкүләм чаралар үткәрелүенә тукталып, прокуратура хезмәткәрләренә аларны уздыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтен җиткерде. “Алда безне 2015 нче елда Спортның су төрләре буенча, 2018 нче елда Футбол буенча Дөнья чемпионатлары көтә – безне җитди эшләр сагалый. Дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең хокук саклау органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, бу бурычларны уңышлы хәл итәрбез дип уйлыйм”, - дип төгәлләде Рөстәм Миңнеханов чыгышын.

Бүген форум пленар утырышы каралган, иртәгә ул “Гражданнар хокукларын һәм иреген яклау”, “Дәүләт һәм муниципаль контроле, эшмәкәрләр хокукларын яклау турындагы закон үтәлеше өстеннән прокурор күзәтчелеген оештыру”, “Икътисад өлкәсендә закон үтәлеше өстеннән прокурор күзәтчелеген оештыру”, “ Дәүләт һәм җәмгыять мәнфәгатьләрен яклау турындагы закон үтәлеше өстеннән прокурор күзәтчелеген оештыру”, "Кораллы көчләрдә прокурор күзәтчелеген оештыру” темаларына секция утырышлары белән дәвам итәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100